ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2021, 10:49

Республиканың мәдәният учреждениеләрендә COVID-19га бәйле рәвештә чикләү чаралары көчәйтелде

Чәршәмбе көнне Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина һәм Уфа театрлары һәм Башкортстан филармониясе директорлары катнашлыгында брифинг узды.

Брифингта хәбәр ителгәнчә, Башкортстан Республикасы территориясендә киеренке эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, БР Мәдәният министрлыгы ведомство карамагындагы учреждениеләрдә яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычын кисәтүгә юнелтелген хәвефсезлек чаралары көчәйтелә.

БР Мәдәният министрлыгы боерыгына ярашлы, 27 сентябрьдән театр һәм концерт учреждениеләренә бару өчен, COVID-19га каршы вакциналануны раслаучы QR-код яки соңгы 6 ай дәвамында кичерелгән авыру турында белешмә яки COVID-2019га каршы вакциналануга каршылыклар булу турында медицина оешмасы белешмәләре булуы мәҗбүри. Кирәкле документларны тапшырып булмаса, сатып алынган билетларны кире кайтарып булачак.

Битлек киеп йөрү – шәхси саклану чарасы, учреждениегә кергәндә тән температурасын контрольдә тоту һәм социаль дистанция тоту таләпләре үзгәрешсез кала.

“Башкортстан халкыннан чикләүләргә аңлап карауларын сорыйбыз. Бу чараларның һәммәсе дә инфекция таралуны туктатырга тиеш. Боерык Русия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының 2021 елның 7 июлендәге 18 санлы карары һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефен кисәтүгә юнәлдерелгән методик тәкъдимнәр нигезендә кабул ителде”, – дип аңлаттылар Мәдәният министрлыгында.

Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: