+29 °С
Болытлы
Көзге тазарту-чистарту, төзекләндерү өмәләрендә республика күләмендә игълан ителгән "Яшел Башкортстан" акциясенә безнең Чакмагыш та актив кушылды. Оешма- предприятияләр һәм учреждение хезмәткәрләренең гомум тырышлыгы белән Тынычлык урамындагы аллеяга,яңартылып эшләнгән балалар уен мәйданчыгы тирә-ягына, Латыйпов урамында,мәдәният йорты территориясендә ылыс,миләш, декоратив чаган кебек агачлар утырттылар. Йөрәк кушуы буенча, туган як табигатенә битараф булып калмый, ярдәмгә райондашлар-БР Дәүләт Җыелышы-корылтай һәм район Советы депутатлары да кушылды. Шулай ук оешмалар тирә-якны яфрактан,кипкән үләннәрдән,чүп-чардан тазартты. Көннең кояшсыз,салынкы булуы өмәчеләрне куркытмады.