Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2021, 09:58

27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне

Киләчәгебезне тәрбияләүчеләргә рәхмәт

27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә  учреждениеләр хезмәткәрләре көне
27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне

Мәктәпкәчә белем тәрбия бирү авыллар һәм районның социаль тормышында мөһим урын алып тора. Бу яшьтә сабыйларның киләчәк тормышына нигез салына, шәхси, интеллектуаль, физик, сәнгать-эстетик һәм иҗади үсеш тәэмин ителә. 2019-2025 елларга Чакмагыш муниципаль районында мәгарифне үстерү программасы кысала Эльвира Галиева, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты. рында башкарылган эш-гамәлләр планы нигезендә (“Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү” подпрограммасы) балалар бакчаларын финанслау гамәлгә ашырыла. Районда әле 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Сабыйларның төрле яклап үсешен тәэмин итүче барлыгы 62 төркем эшли, шуларның 8 — кече яшьтәге балалар өчен(1,6-3 яшь), 54 төркем 3 яшьтән 7яшькә кадәргеләргә тәгаенләнелгән. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен катнаш юнәлештәге 3 төркем эшли, алар өчен җайлаштырылган белем бирү программалары кулланыла. Биредә логопедлар, психологлар ярдәмгә килә. Кызганычка каршы, соңгы вакытта физик мөмкинлекләре чикле балаларның тууы арту күзәтелә. Бүгенге көндә бакчаларда тәрбияләнүче 5 баланың физик мөмкинлекләре чикләнелсә, 15е – инвалид бала. 7яшькә кадәрге балалар контингенты кимү һәм ата-аналардан гаризалар булмау сәбәпле Яңа Бирде авылында кыска вакытка йөрү төркеме ябылды, 3 баланы Рәҗәп авылы балалар бакчасына йөртә башладылар. 2020-2021 уку елында 1353 бала балалар бакчасында тәрбияләнгән(ел азагына 1220 бала тәшкил иткән). Мәктәпкәчә белем бирү бүгенге көндә җәмәгатьчелек һәм хакимият органнарының төп игътибар үзәгендә тотыла. 2025 елга кадәр сабыйларыбызга сыйфатлы белем алу мөмкинлеген арттыру Русия Федерациясе Хөкүмәтенең белем бирү өлкәсенең иң төп максаты булып тора. 2013 елдан алып районда 2 яңа балалар бакчасы ачылып, өстәмә 245 балага урын булган. Һәм эшләп килгән балалар бакчасында 2 өстәмә төркем оештырылган. Нәтиҗәдә 3 яшьтән 7яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү белән тәэмин итү 100% тәшкил итә. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, балалар бакчасына чиратка 178 гариза теркәлгән. Чиратка басу тәртибе электрон формага әйләнү күп ата-аналарга мәшәкатьләрне җайга салды. Хәзер һәр ата-ана теләгән бакчаны үзе сайлау, яисә күпфункцияле үзәктә чиратка басу мөмкинлегенә ия. Районда 189 мәктәпкәчә учреж- дение эшләп килә. Аларда 12 мөдир, 113 өлкән тәрбияче, 64 кече тәрбияче исәпләнә. Балалар бакчаларында үз эшләренең осталары эшли. Барлык тәрбиячеләргә җиңел булмаган хезмәтләрендә ныклы сәламәтлек, илһам һәм ләззәт алып эшләүләрен телибез. 

Автор: Эльвира Галиева, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты.
Читайте нас