+21 °С
Болытлы
Октябрь ае җылы, матур көннәре белән сөендереп торды һәм районда санитар өмәләр, Чисталык көннәре дәвам итте. Аларга кушылып, үткән атнада Митрә-Әюп мәдәният йорты хезмәткәрләре “Чиста буалар” экологик акциясен үткәрде. “Бу акциядә волонтерлар да актив катнашты. Чара дәвамында буа ярларыннан җыелган чүп-чар капчыкларга тутырылып, авылда урнаштырылган чүп контейнерларына алып кайтып салынды”, – дип хәбәр итте безгә Митрә-Әюп мәдәният йорты җитәкчесе Резида Нигъманова.