ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2021, 16:57

Исәп алучылар үз участокларындагы торак йортлар буйлап йөри башлады

15 октябрьдә Русиядә халык исәбен алу башланды. Бүгеннән исә районда исәпкә алучылар йортлар, фатирлар буйлап йөри башлады.

Исәп  алучылар үз участокларындагы торак йортлар буйлап йөри башлады
Исәп алучылар үз участокларындагы торак йортлар буйлап йөри башлады

Алар “Дәүләт хезмәте” порталы яки исәпкә алу участоклары аша чарада катнашмаган райондашларыбыздан сорау алалар. Халык исәбен алу кәгазендә барлыгы 33 сорау. Анда үзеңнең җенесеңне, нинди телләрдә сөйләшүеңне, туган җиреңне, милләтеңне, белемеңне, гаилә статусыңны һәм башка мәгълүматны күрсәтергә тәкъдим ителә, үзеңне генә түгел, бөтен гаилә әгъзаларыңны да яздыртырга мөмкин. Халык исәбен алу кәгазен тутырыу 10-15 минут вакытны ала. 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк быелгы халык исәбен алу кампаниясе яңалыкларга шактый бай булуы белән истә калачак. Коронавирус пандемиясе шартларында узуы белән генә түгел, беренче тапкыр анда электрон рәвештә катнашу мөмкинлеге белән дә үзенчәлекле ул.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: