ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2021, 11:50

Гасыр дәвамында халыкка игелекле хезмәттә

2021 елда “Башавтотранс” предприятиесе 100 еллык юбилеен билгеләде. Ул бер гасыр дәвамында ил белән бергә үсте һәм эшләде, республикабызның үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән иң тәүге предприятиеләрнең берсе булып тора.

1921 елда компания эшен берничә йөк машинасыннан һәм йөк ташудан башлый, алар башкала һәм республиканың зур шәһәрләре арасында пассажирларны һәм йөк ташыйлар.

Бүгенге көндә Башкортстан халкы республика һәм күрше төбәкләрне колачлаган “Башавтотранс” автобус маршрутларыннан киң файдалана.

Башавтотранс дәүләт унитар предприятиясенең Дүртөйле автотранспорт предприятиясенә караган Чакмагыш бүлекчәсендә өч кассир һәм тугыз водитель хезмәт сала. Алар биредәге пассажирлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен армый-талмый үз эшен яратып башкаралар.

Биредә эшләүче кассир Гүзәл Фәрит кызы Вәлиева әйтүенчә, биредә 30 маршрут автобусы, 3 шәһәр яны (Чакмагыш-Дүртөйле, Чакмагыш-Аблай, Чакмагыш-Яңа Почкак), 12 транзит (Бакалы-Уфа, Шаран-Уфа, Яңавыл-Октябрьск, Октябрьск-Яңавыл ) юнәлешендәге рейсы автобуслары йөри.

Касса пунктындагы пассажирлар предприятиянең Чакмагыш бүлекчәсендә хезмәт салучы кассирлар һәм водительләр эшеннән канәгать булуларын, аларга рәхмәтле булуларын белдерделәр. Өлкән яшьтәге пассажирлар авылларга маршрутка чыгучы автобус рейслары күбрәк булсын иде, дигән теләкләрен дә җиткерделәр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: