Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 16:37

Янә бүләкләр уйнатылды

“Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе киләсе 2022 елның беренче өлешенә яки тоташ ел дәвамына республикада һәм илебездә нәшер ителүче матбугат басмаларына язылучы абунәчеләр арасында бүләкләр отышын әлеге гәзит-журналларга язылу кампаниясе барышында да дәвам итә. Әйткәндәй, матбугат басмаларына язылу вакыты тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара.

Янә бүләкләр уйнатылды

“Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе киләсе 2022 елның беренче өлешенә яки тоташ ел дәвамына республикада һәм илебездә нәшер ителүче матбугат басмаларына язылучы абунәчеләр арасында бүләкләр отышын әлеге гәзит-журналларга язылу кампаниясе барышында да дәвам итә. Әйткәндәй, матбугат басмаларына язылу вакыты тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара.
Редакциябездә үткән бүләкләр отышында катнашу өчен “Игенче” яки “Сарманай” гәзитенә алты айга яки тоташ 2022 елга язылу турындагы квитанция күчермәләрен безгә почта аша җибәрергә яки хезмәткәрләребезгә китереп тапшырырга кирәк. Республика басмаларына да язылсагыз, мондый күчермәләрне ул басмаларның редакцияләренә җибәрергә мөмкин. Редакциягә килеп язылган әбүнәчеләребез бүләкләр отышында автоматик рәвештә катнаша – чөнки аларның квитанцияләренең бер өлеше безнең хезмәткәрләрдә кала.
24 ноябрьдә без әлеге – 2002 елга матбугатка язылу кампаниясененең икенче отышын уйнаттык. Анда районыбызның “Игенче” гәзите белән алдагы елның ким дигәндә алты аена дуслыкны дәвам иткән һәм моны дәлилләп, квитанция күчермәләрен безгә тапшырган 70тән артык әбүнәчебез арасында алты приз уйнатылды. Әйткәндәй, мондый отышлар язылу кампаниясе тәмамланганчы тагын була әле. Бәхетле бүләк ияләрен Ташкалмаш авылында гомер итүче Л.Р.Макулова билгеләде.
Отышлар болай бүленде: салат савытлары җыелмасы район үзәгенең Нефтяная урамындагы 9нчы йорт хуҗабикәсе А.Такыянузова һәм Латыйпов урамындагы 70нче йорт адресы буенча яшәүче И.Вәлиевка, чәй чынаяклары сервизы район үзәгенең Азатлык урамы, 12нче йорт, 13нче фатир адресы буенча тутырылган квитанция хуҗабикәсе М.Гариповага тәгаенләнгән бүләк булып чыкты. Чакмагышның Совет урамындагы 34нче йортта яшәүче Р.Шәймөхәммәтова – тастымалга, Кыр урамындагы 80нче йортның 2нче фатиры хуҗабикәсе А.Ибраһимова плед-япмага, Социалистик урамындагы 15нче йортта гомер итүче Л.Габдрахманова татлы күчтәнәч – 3 килограмм шикәргә ия булды. Аларның бүләкләрне алырга килгәндә паспорт, ИНН һәм страховкалау таныклыкларын да алып килергә онытмауларын үтенәбез.
Әлегә редакциябездә нәшер ителгән басмаларыбызга язылып өлгермәгән райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, сез дә отышта уңыш үзегезне ни дәрәҗәдә үз иткәнен сынап карарга ашыгыгыз, дибез. Әле язылырга вакыт күп калган кебек тоелса да, көннәр тиз үтә, ә бүләкләр санаулы гына. Яңа ел алдыннан исә чыгымнар болай да гадәттәгедән артыграк булучан. Гәзитле дә, бүләкле дә булырга теләсәгез, басмаларыбызга язылырга ашыгыгыз, дип исегезгә төшерәбез.

Янә бүләкләр уйнатылды
Автор:Рәзилә Арсланова