ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 декабрь 2021, 18:02

Хезмәт кешене бизи, бәхетле итә

27 нче декабрь көнне Тайняш авыл мәдәният йортында «Яшәсен җирдә туйлар» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Иске Балак авылыннан Тәхвәтуллиннар, Каран авылыннан Фәтхетдиновларның алтын туйларына багышланды ул.

Хезмәт кешене бизи, бәхетле итәХезмәт кешене бизи, бәхетле итә
Хезмәт кешене бизи, бәхетле итә

Фәһимә Вара кызы белән Фәвиз Хикмәтулла улының, Рина Сәйфетдин кызы белән Зәвәр Тимерҗан улының тормышларына күпләр сокланырлык. Алар озак еллар инде үз тырышлыклары белән авылдашларын сокландырып яшиләр. Тормышта җиңел, тапталган юллар эзләми алар, үз сукмакларын ярып баралар. Гомер буе хезмәтнең иң авырын башкарганнар, бүген дә бик күп мал-туар асрап яшиләр. Фәһимә Вара кызы һәм Фәвиз Хикмәтулла улы икесе дә Иске Балак авылыннан, мәктәпне тәмамлагач, колхозда хезмәт салалар. Бер- берсе белән яратышып кавышалар, ике балага гомер бүләк итеп, матур тәрбия бирәләр. Икесе дә бик гадиләр. Фәвис абый акыллы, сабыр кеше. Ә Фәһимә апа – киресенчә, чая, мәзәкчән, тәмле телле. Шуңадырмы, алар 50 елдан бирле бер-берсен тулыландырып бик матур, тату гомер кичерәләр. Бүгенге көндә Төхвәтуллиннар гаиләсе бик бәхетле. Яратып туймаслык өч оныклары, өзелеп торучы балалары бар. Тулы бәхет өчен тагын ни кирәк? 50 ел бергә тату гомер итүне бәхет, димичә, тагын нәрсә диясең? Рина Сәйфетдин кызы белән Зәвәр Тимерҗан улы икесе дә Каран авылыннан. Рина апа гел елмаеп торучы гади, тыйнак, акыллы ханым. Бер эштән дә курыкмый торган тырыш кыз эшне колхозда сыер савучы, ә Зәвәр абый механизатор булып эш башлыйлар. Авыр, дип тормый, бар күңелен биреп эшлиләр. Тормышлары да күпләр сокланырлык аларның. Тату, тигез гаиләдә барысы да матур , барысы да гөрләп бара. Алар үз көчләре, тырышлыклары белән өй тергезәләр, хуҗалыкта мал-туар асрыйлар. Биш балаларына гомер бүләк итәләр. Алар да хезмәт белән чыныгып үсәләр, төрле һөнәрләр үзләштереп, үз гаиләләрен коралар. Бүгенге көндә ун оныклары бар. Ял, бәйрәм көннәрендә алар барысы бергә җыелып, өйне шат авазларга күмәләр. 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр алар. Безнең халык телендә: “Хезмәт кешене бизи, бәхетле итә”, – дигән әйтем яшәп килә. Чыннан да, хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт салмаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәве кызык түгелдер ул. Менә бу парлар барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар, матур гаилә корганнар, балалар, оныклар үстергәннәр, кайнана- кайнаталарын тәрбияләгәннәр. Алар гомер буе авыр хезмәттә эшләсәләр дә, йөзләреннән бүген дә нур бөркелеп тора. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бер сулышта узды да китте. Моңлы җырлар, шигъри тәлгәшләр беркемне дә битараф калдырмады. Бу матур чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып яшиләр алар. Кечкенә генә сөенечне дә бәхеткә санаган әлеге күркәм гаиләләрдән үрнәк алыйк!

Автор:Ләлә Шәймәрданова, китапханәче.
Читайте нас