Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 11:50

ХАЛКЫБЫЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕН САКЛАП

Русия Президенты Владимир Путин Указына ярашлы, 2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Илебез башлыгы әйтүенчә, “патриотик, рухи кыйммәтләр бөтен җәмгыятебезне берләштерә, алар милләтара татулык һәм конфессияләр арасындагы бердәмлекнең нигезен тәшкил итә.” Бу юнәлеш һәрвакыт даими игътибар, эзлекле һәм җитди эш таләп ителүен ассызыклады президент.

ХАЛКЫБЫЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕН САКЛАП

 

Безнең республикабызда, шул исәптән Чакмагыш районында да дистәләгән милләт вәкилләре дуслык-татулыкта яши, хезмәт сала һәм иҗат итә. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан исә халкыбызның рухи мирасын киләсе буыннарга тапшыру, сәнгать төрләрен үстерү һәм популярлаштыру юнәлешендә күп төрле эшләр башкарыла.

Бүгенге көндә Чакмагыш районында 11 иҗат коллективы мактаулы “халык исемен” йөртә, шулар арасында – Тозлыкуш мәдәният йортының “Ахирәтләр” татар фольклор ансамбле, Юмаш күпфункцияле авыл клубының “Сеспел” чуваш фольклор ансамбле һәм район мәдәният йортының “Березка” урыс вокаль ансамбле. Алар үзләренең милли традицияләренә таянып, репертуар булдырып, төрле мәдәни чараларда, регионара, республика, район конкурс-бәйгеләрендә катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар.

Иманыбыз камил, Русия халыкларының мәдәни мирасы елында да районыбызның иҗат көчләре тагын да илһамланып, янып-көеп хезмәт салыр һәм тамашачыларны, якташларыбызны яңадан-яңа җырлар, фольклор композицияләре, югары үрләр яулаулары белән шатландырып торырлар.

Һәмәсенә дә уңышлар юлдан булсын!

Автор:Денис Мансуров