Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 11:50

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАЛАРЫ

Яңа ел бәйрәмнәрен каршылаганда районыбызда төрледән-төрле күңел ачу чаралары һәрдаим үткәрелеп тора. Мәдәният хезмәткәрләре дә, якташларыбызның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, быел да чагу тамашалар әзерләде.

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАЛАРЫ

 

         27 декабрь көнне район мәдәният йортына “Пушкин картасы” проекты кысаларында яшь дусларыбыз җыелды, аларның игътибарына театрлаштырылган концерт тәкъдим ителде.

Гадәттә Яңа ел бәйрәменең төп кунаклары булган Кыш бабай (Ривенер Гобәев), Карсылу (Гөлнара Шәймиева), Яңа ел (Данияр Гафаров) безнең яныбызга килеп җиткәнче әллә нинди маҗараларга очрап бетә. Билгеле булуынча, аларның юлы кара урманнар аша үтә. Ә анда усал Шүрәле (Вадим Нуриев), Убырлы карчык һәм Комак (Люба Хисаметдинова, Раджеш Зәйнетдинов), Бүре (Рузил Гафаров), Аю (Эдуард Якупов) яши. Егет (Денис Мансуров) белән Куян (Илсөяр Габдрахманова) аларның явыз кулларыннан Кыш бабайларны коткарып йөргәндә Кыз (Гөлназ Сәлимова) тамашачылар күңелен ача торды. Үзешчән шагыйрә Рима Гайнанова сценарие нигезендә иҗат ителгән бу тамаша-әкият вакыйгалары районыбызның яшь артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары (җитәкчеләре – Рәйлә Нуриханова, Нәфисә Әшәрәпова, Эльза Сәетгәрәева), “Домисолька” җыр ансамбле (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева), “Sunshine” эстрада бию төркеме (җитәкчесе – Эльвира Якупова), Раяна Аетбаеваның осталыкларын залдагы утыручылар барчасы да сокланып карап утырды.

28 декабрьдә исә мәдәният йортына хаклы ялдагы апа-абыйларыбыз, әби-бабайларыбыз агылды. Пандемия аркасында күптәннән күрешә алмаган якташларыбызга әлеге очрашу шатлыклы мизгелләргә бай булды. Ниһаять, алар рәхәтләнеп, бер-берсе белән аралашып, бергәләшеп җырлап-биеп алды, үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Сәхнәбез түрендә өлкән буын вәкилләрен туплаган “Идел” халык уен кораллары оркестры (җитәкчесе – Ренад Кәримов), “Березка” урыс халык вокаль ансамбле (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева) чыгыш ясады. Бәйрәм уңаеннан Хәүлә Янгирова (Чакмагыш), Марсель Мохтаров (Тозлыкуш), Урал Шәяхмәтов (Яңа Коты), “Ядкарь” халык ир-егетләр вокаль ансамбле (җитәкчесе – Урал Гатауллин) да музыкаль күчтәнәчләрен әзерләгән иде.

Яңа ел бәйрәмнәренең төп тамашасы бу юлы 29 декабрьдә үтте. Район мәдәният йортының ялгыз башкаручылары һәм иҗат коллективлары берсеннән-берсе матур җырлары, дәртле биюләре белән якташларыбызга Яңа ел кәефе бүләк итте.

31 декабрь көнне Гаилә ялы паркында үткәрелгән концертка да райондашларыбыз бик күпләп җыелды. Якташларыбыз биредә һич кенә дә тик тормады – артистларга кушылып бергәләп җырлар җырлады, Гөлшат Галләмова җитәкчелегендәге “Асылъяр” халык биюләре ансамбле оештырган флешмобларда катнашты, төрле уен-бәйгеләрдә үзләренең көчләрен, зирәклекләрен сынады.

Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган тамашалар һәркемнең дә күңелләренә хуш килде, 2022 елга эшчәнлегебезгә һәм тормышыбызга кирәкле дәрт һәм энергия өстәгәндер, дип уйлыйм.

Автор:Денис Мансуров