Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 11:41

ЯКТАШЫБЫЗНЫ КОТЛЫЙБЫЗ!

Яңа ел алдыннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Уфа шәһәрендә мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бер төркем иҗатчыларны мактаулы исемнәр белән бүлкләнде  Шулар арасында безнең дә якташыбыз булуы аеруча сөенечле!

ЯКТАШЫБЫЗНЫ КОТЛЫЙБЫЗ!

 

Районыбызның Имәнлекул авылында туып-үскән Айгөл Хәйдәр кызы Габдуллинага “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде. Ул 1983 елның 12 ноябрендә дөньяга килгән. Урта мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының тәмамлый һәм 2005 елда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли башлый. Ул башкарган рольләр үзләренең чаялыклары, сөйкемлелеге һәм шул ук вакытта һөнәри осталык белән аерылып тора һәм тамашачы күңеленә үтеп керә. Республика телевидениесендә “Туган тел” телеканалы оештырылгач, биредә котлаулар тапшыруы алып баручы булып китә.

Эстрада җырчысы буларак та популярлык казана Айгөл. Тыңлаучылар аның «Бәхетле гомерләрдә», «Аккан сулар булып», «Әй, каеннар», «Кызлар күңеле» һәм башка җырларын яратып та, бәяләп тә өлгерде.

Районыбыз белән һәрвакыт тыгыз хезмәттәшлектә булган якташыбызны мактаулы исемгә ия булуы белән чын күңелдән тәбриклибез, артабан да  иҗади уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез!

Автор:Денис Мансуров