Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 17:05

Юмашта спорт бәйрәме гөрләде

Сәламәтлек – безгә табигатьтән бирелә торган кыйммәтле бүләк. Ул кешенең иң зур байлыгы, хәзинәсе.

Юмашта спорт бәйрәме гөрләде

Тормыштан ямь табып яшәү өчен һәркемгә иң беренче чиратта сәламәтлек кирәк. Аннан башка тормышыбызны кызыклы һәм бәхетле итү мөмкин түгел диярлек. Күп кешеләр аны кадерләп сакламый. Сәламәтлекне югалту бик җиңел, ә менә кире кайтаруы бик авыр, кайчагында мөмкин дә түгел. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк. Юмаш авылы мәдәният йортында “Сәламәтлек марафоны” республика программасы чикләрендә “Удаль молодецкая” дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырылды. Анда катнашучылар спорт инвентарьләре кулланып “Змейка”, “Дуслык”,“Шайба тәгәрәтәбез” кебек хәрәкәтле уеннарда, төрле спорт эстафеталарында актив ярышты, табышмаклар чиштеләр, “Зыянлымы, әллә файдалымы?” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Барлык уеннар да “Кояшкай” бию коллективы башкаруындагы флешмоб белән үрелеп барды. Чарага Кыш Бабай һәм Кар кызы да килеп, һәммәсен дә Яңа ел бәйрәмнәре белән котладылар. Эчтәлекле, күңелле спорт бәйрәме бер тында үтте. Спорт сөюче авылдашлар очрашудан якты тәэссоратлар, яхшы кәеф алып таралышты һәм, әлбәттә, күп көч, дәрт һәм уңай энергия алды. Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Юмаш модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде