Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар , 15:50

Кешеләргә күңел җылысын бүләк итеп

Районыбызның Яңа Балтач авылында яшәүче Камил һәм Розалия Васиковлар –һәркемгә үрнәк булырлык, актив тормыш позициясендә торучы хөрмәтле өлкәннәр.

Кешеләргә күңел җылысын бүләк итеп
Кешеләргә күңел җылысын бүләк итеп

 Гомерләре буе эш урыннарында да өлгеле, авылның, районның җәмәгать тормышында “кайнап” яшәгән, барлык мәдәни-сәнгать чараларында да актив катнашкан Камил Хәбибулла улы белән Розалия Нурханиф кызы хаклы ялда да кул кушырып утырмый – көндәлек тормышны ямьләүгә, аның һәр көнен файдалы итеп үткәрүгә үз өлешләрен кертергә омтыла.

Елның-елында кыш көннәрендә аларның йорт-ихатасы каршында авылга, алар яшәгән урамга ямь биреп торган Яңа ел шәһәрчеге барлыкка килә. Шунысы да да аерым билгеләүгә лаек – Яңа ел һәм әкият персонажлары һәр елны үзенчәлекле, бер вакытта да бер-берсен кабатламый торган була.

 

(Язманың ахырын гәзитнең 20 гыйнварда дөнья күргән 3-нче санында укырга була).

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас в