ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2022, 09:50

Авыл биләмәсе өчен файдалы

Менә инде җиде ел дәвамында Рәсәй дәүләте күләмендә җирле инициативаларганы  хуплау авыл  биләмәләренә ярдәмгә программасы (ППМИ) эшләп килә. Республикабыз халкы тормышының бөтен өлкәләренә дә кагылган бу программа үзенең актуаллеген һәм кирәклеген исбатлады да инде. 

Авыл биләмәсе өчен файдалы
Авыл биләмәсе өчен файдалы

Менә инде җиде ел дәвамында Рәсәй дәүләте күләмендә җирле инициативаларганы  хуплау авыл  биләмәләренә ярдәмгә программасы (ППМИ) эшләп килә. Республикабыз халкы тормышының бөтен өлкәләренә дә кагылган бу программа үзенең актуаллеген һәм кирәклеген исбатлады да инде. Шулай ук бу программа җирле халык һәм республика хакимияте арасында хезмәттәшлекнең ачык үрнәге булып тора. Чөнки программада каралган эшләрне тормышка ашыру республика бюджетының финанс ресурсларын, муниципалитетлар бюджетын, халык акчаларын берләштерүне  һәм аларны социаль мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлтүне таләп итә.     

Бәшир авыл биләмәсе өчен Җирле инициативаларны хуплау  программасы үтә дә нәтиҗәле булды. Аның кысаларында Бәшир авыл биләмәсе өчен тәгәрмәчле трактор сатып алынды, Яңа Ихсан авылы урамнары төзекләндерелде, юллары ком-таш белән түшәлеп күтәртелде, Иске Бәшир авыл мәдәният йорты янындагы зур мәйдан тулысынча коры-сары агачлардан чистартылып ял паркы җиһазландырылды. 2021 нче ел да нәтиҗәле булды – Иске Бәшир авылы мәдәният йорты бинасы заман таләпләренә туры китереп тышланды. Бу башкарылган эшләр  биләмәнең үзәк авылына яңа төс бирде. Чакмагыш районы капкасы булып торган авылыбыз тагын да күркәмләнде, заманча матур төс алды.

            Бәшир авыл биләмәсендә яшәүче халык Җирле инициативаларгны хуплау программасынын буш сүз түгеллеген бик яхшы белә. Шуңа да программа үтәлеше белән кызыксынып торалар, авылда үткәрелгән башлангыч җыелышларда актив катнашалар, үзләренең  тәкъдимнәрен кертәләр, фикерләрен җиткерәләр. «Авыл кешеләренең көнкүрешен генә түгел, ә рухи үсешен һәм мәдәни ихтыяҗларын да кайгырта беләләр бездә» – диләр алар.

Автор:Мәрьям Смакова, әйдәүче китапханәче
Читайте нас: