ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2022, 12:35

Заманча хоккей тартмасы – көн таләбе

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Заманча хоккей тартмасы – көн таләбе
Заманча хоккей тартмасы – көн таләбе

Иске Бәшир Советы авыл биләмәсе халкы да җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә бик күп мөһим проблемаларын хәл итеп килә. Шуңа быел да анда, бердәм теләк белән катнашалар.

         Мәдәният йортына шушы программага керүгә ирешү өчен йомгаклау  җыелышына  30га якын кеше килгән иде. Аны Иске Бәшир авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов ачты һәм алып барды.

         Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә һәм авыл халкының бердәмлеге, тырышлыгы белән биредә күп эшләр башкарылган. Соңгы дүрт ел эчендә Бәшир биләмәсе күзгә күренеп бик матур үзгәрешләр кичерде: юлларына асфальт түшәлде, коймалар төзекләндерелгән, биләмә ихтыяҗларына трактор сатып алынган, Иске Бәширдәге Җиңү аллеясын төзекләндереп, матурлаганнар, авыл мәдәният йортының фасады ремонтланган, Иске Ихсанда юлларны яңартканнар.

         Ә инде быелгы проектта искебәширлеләр хоккей тартмасы булдыруны күтәреп чыктылар. Чөнки сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәрвакыт актуаль, беркайчан да модадан чыкмый. Яшьләр монда кышкы вакытта хоккей уйнарга, тимераякта шуарга җыелса, җәйләрен волейбол, футбол уйнап, роликларда йөрергә мөмкинлек булачак. Хәрәм эшләргә, начар гадәтләр белән мавыгырга яшьләрнең вакыты да булмаячак, дигән ышаныч бар. Җыелышка килгән авыл халкы бу тәкъдимне дәррәү хуплады.

         Әлеге максатны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 1 000 000 сум акчага ия булу өчен аның 10%ын халык үзе тупларга тиеш. Тагын 150 000әр сумны урындагы бюджет һәм иганәчеләр бирәчәк. Нәтиҗәдә бу эшләрне башкарып чыгарга барлыгы 1 400 000 сум акча тупланачак. Халык акчасын һәр йорт хуҗалыгыннан 700әр сум күләмендә җыярга карар иттеләр.

         Халык инициативасын тормышка ашыру барышын башыннан ахырына кадәр күзәтчелек итеп, шулай ук халыктан акча җыюны да башкарып чыгарга  инициатива төркеме әгъзаларын сайлау мөһим. Җыелыш әлеге эшне авыл халкының хөрмәтен һәм ышанычын яулаган Гөлнар Шәрифҗан кызы Хәсәнова, Ренат Суфиян улы Әхмәтшин, Илвина Әсгать кызы Зиннәтуллина, Алсу Рифгать кызы Кәримова, Владик Хәмәтгәрәй улы Рамазанов, Мәрьям Әсгать кызы Смаковага зур ышаныч белән йөкләтте.

         Эшләр башкару мәлендә тупланган акчаны экономияләү мөмкинлеге туса, аны искебәширлеләр хоккейчы формалары, тимераяклар һәм башка кирәкле спорт инвентарьлары алуга тотынырга, дигән карарга килделәр.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: