ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2022, 14:45

Бергәләшеп ныклы каршы торырга

Муниципаль район хакимияте каршындагы коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның чираттагы утырышы булды. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.

Бергәләшеп ныклы каршы торырга
Бергәләшеп ныклы каршы торырга

       Район үзәк дәваханәсе баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова Иске Калмаш участок дәваханәсендә 6 райондашыбызның йогышлы авырулардан  дәвалануын белдерде. Чирләре көчәеп, аларны башка дәваханәләргә күчерү очраклары әлегә теркәлмәгән.  Шунысы күңелне кыра –  андый авырулар белән балалар да чирләве күзәтелә. Әлеге мәлгә 49 райондашыбыз коронавирус йоктырган, шуларның дүртесе амбулатор шартларда дәвалана, калганнары стационарда дәвалану үтә. Барлыгы 25861данә коронавируска каршы вакцина кайтартылган, райондашларыбызга шуларның  22242 ясалган. 60яшьтән өлкәннәргә 6147 прививка эшләнгән. Әле дәваханәдә 3619 вакцина бар. “Омикрон” штаммы белән зарарлану очраклары әлегә безнең районда күзәтелми. Чир йоктыру билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр көненә 40-50 кеше тәшкил итә икән.

         Хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бу җәһәттән хәлне ныклы контрольдә тотарга аерым күрсәтмә бирде. Районның сәүдә нокталарында һаман кагыйдә бозучылар, битлек кими йөрүчеләр күзәтелүе хәвеф тудыра.

         Икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатында оештырылган рейдларда әле дә ачыкланган җитешсезлекләр күзәтелүе турында әйтеп үтте. Ләкин алар кими бара икән инде. Рейдларны көчәйтү кирәклеге, авылларга да чыгу тәкъдим ителде.

         Административ законнар үтәлеше буенча өлкән инспектор Руслан Фикрәт улы Эйналиев белдерүенчә, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан чикләү кагыйдәләрен санга сукмауга кагылышлы  барлыгы 312 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Чакмагыш районара судына 388 административ эш җибәрелгән, алар буенча  55 штраф салынган, 289 кешегә кисәтү ясалган. Бу эш даими рәвештә көн кадагыннан төшерелми.

         Мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева мәктәпләрдә ковид инспекторлары эшчәнлеген дәвам итүе турында белдерде. Бу көнгә 6  укучы балада коронавирус чире ачыкланган, бер хезмәткәр пневмониядән дәвалана. Балаларында салкын тидереп чирләү билгеләре ачыкланган очракта әти-әниләргә аларны мәктәпкә җибәрмәскә тәкъдим ителә. Укучыларда тән температурасы 37,0тан  югарырак булганы күзәтелсә, бу турыда медицина хезмәткәре мәктәп директорына һәм укучының әти-әнисенә хәбәр итә, ә баланы кайтарып җибәрәләр. Шик төшкән, авыру билгеләре булганнар дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.  Эшчәнлек барлык саклану чаралары төгәл үтәлеп дәвам итәчәк, диде ул.

         Хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова волонтерлар эшчәнлеге тергезелүе турында сөйләп үтте. Районда бүген барлыгы 140 волонтер бар, шуларның 29ы машиналы. Аларның төп бурычы – медицина учреждениеләренә, чирләүчеләргә  ярдәмгә килү, чикләнүдә булганнарга өйләренә итеп кирәк-ярак белән тәэмин итү каралган.

         Хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов хуҗалыкларда коронавирус һәм ОРВИ белән авыручыларның үтә аз күзәтелүен әйтеп үтте. Шулай да, чир таралудан саклану максатында 15 февральгә кадәр барлык күмәк чаралар һәм җыелышлар үткәрү кичектерелеп тора икән.

         Гомумән алганда, районда пандемия шартларында да агымдагы эшчәнлек тукталмый. Имин тормышыбызга әйләнеп кайтуга ирешү өчен һәммәбез дә сакланырга, кертелгән чикләү чараларын төгәл үтәргә һәм вакцина кадатып, үзебезне дә, әйләнә-тирәдәгеләрне дә чирләрдән курчаларга тиешбез.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: