ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2022, 15:50

Үз эшен яратып башкара

Шәфкать ияләренә багышланган конкурсыбызның чираттагы катнашучысы – Юмаштан Ольга Геннадьевна Ведерникова.

Үз эшен яратып башкара
Үз эшен яратып башкара

Ольга Геннадьевна – Шаран районының Три Ключа авылы кызы. Ул Туймазы медицина училищесында гомуми практика фельдшеры белгечлеген үзләштергән. Уку йортын тәмамлагач, 1998 елда Октябрьский шәһәренең сәламәтлек пунктына эшкә кайта. 1999-2005 елларда районыбызның Уйбулат авылында ФАП мөдире, ә 2005 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Юмашта табиблык амбулаториясе фельдшеры булып эшли.

“Үз эшемне бик яратам. Авыруларга нинди дә булса ярдәм, киңәш кирәксә дә һәркайсына ярдәм кулы сузарга тырышам”, – ди конкурсантыбыз.

Чир, сорап тормыйча, ял көннәрендә дә, төннәрен дә килә. Һава торышы нинди булуга карамастан – пычрак яки кар күмеп киткән чормы, чатнама суык яисә яки коеп яңгыр явамы – авыл фельдшеры авырулар янына ашыга. Аның эше чирлеләр янына бару белән генә чикләнми. Ольга Геннадьевнаның вазыйфасына көн саен пациентларны кабул итү, кирәк булганда аларны район үзәк дәваханәсе белгечләренә җибәрү, диспансерлаштыру, профилактик прививкалар үткәрү, табибларның билгеләве буенча процедураларны үтәү, өйгә чакыручыларга хезмәт күрсәтү, санитар-агарту һәм башка бик күп төрле отчет эшләре дә керә.

Үз эшен яратып, намуслы башкарганы өчен аны авылдашлары да хөрмәт итә. Без дә Ольга Геннадьевна Ведерниковага эшендә, тормышында һәм бәйгебездә тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Автор:
Читайте нас: