ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2022, 09:10

Район конкурсына йомгак ясалды

Яңа ел бәйрәме алдыннан ылыслы үсентеләрне саклап калуга игътибарны юнәлтү һәм законлы булмаган агач кисүләрне кисәтү максатында район күләмендә табигатьне саклау өчен үткәрелгән “Яшә, чыршыкай!” конкурсы игълан ителгән иде. Бәйге шартларына ярашлы, анда катнашучылар белем бирү учреждениесенең интерьерын яки аның аерым өлешләрен (керү зонасы, кабинетлар, тамашалар залы) бизәү өчен Яңа ел композициясен презентация рәвешендә тапшырырга тиеш иде.

Конкурска чималдан һәм чикләвек, нарат күркәсе, агач кисентеләре, елга кабырчаклары, киптерелгән чәчкәләр кебек табигый материаллардан, кәгазь һәм картоннан төрле техникаларда башкарылган эшләр кабул ителде. Балалар бу чарага җаваплы карап, Яңа ел композицияләрен төрле дизайнда башкарганнар.
Аларны бәһалаганда тапшырылган эшләрнең башкару дәрәҗәсе һәм үзенчәлекле булуы гына түгел, туган як табигатенә сакчыл караш идеясе белән гамәлгә ашырылуы да аерым игътибарга алынды. Яшь талантларыбызның иҗади эшләренә сокланып һәм гаҗәпләнеп туярлык түгел иде.
Бәһалау критерийларына ярашлы, бәйсез эксперт комиссиясе тарафыннан иң яхшы эшләр сайлап алынып, номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.

(Язманы тулысынча “Игенче” гәзитендә укырга мөмкин.)

Автор:Гөлназ Вилданова, Табигый фәннәр юнәлеше буенча район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Читайте нас: