+22 °С
Яңгыр


Илебездә, республикада һәм шул исәптән районда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиологик хәл кискен тора, авыручылар саны арта бара. Дәваханәгә мөрәҗәгать итүче райондашларыбыз агымы иртәнге сәгатьләрдән үк байтак кеше тәшкил итә. Балалар арасында да коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Муниципаль район хакимиятендә оператив штабның онлайн форматында узган чираттагы утырышында шул темага бәйле һәм башка мәсьәләләр каралды.
Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 10 февральдә дөнья күрәчәк 6 нчы санында танышырга була.