ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 февраль 2022, 12:50

Юлларда сак булыгыз!

Бу көннәрдә район биләмәсендә күпләп кар явуы күзәтелә. Синоптиклар мәгълүматларына ярашлы, мондый һава торышы атна ахырынача дәвам итәчәк.

Юлларда сак булыгыз!Юлларда сак булыгыз!
Юлларда сак булыгыз!

Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килү хәвефе югары. Бу руль артындагы водительләргә өстәмә җайсызлыклар тудыра. Мондый уңай булмаган табигать шартларында юл-транспорт вакыйгалары ихтималы күпкә арта. Шуңа бәйле район эчке эшләр бүлегенең Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт автоинспекциясе юлга чыгучыларны үтә дә сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән максималь тизлекне түгел, ә хәвефсез булганын сакларга тиеш. Уңайсыз табигать шартларында каршы як полосасына чыгу аеруча хәвефле. Шулай ук автомобиль салонында булган кешеләрнең иминлек каешын эләктереп йөрүе дә мөһим. Җәяүлеләргә дә саграк булырга кирәк, юл аша бары тик махсус җәяүлеләр кичүе аша гына чыгу хәвефсез. Тәүлекнең караңгы вакытында балаларның да, өлкәннәрнең дә киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Район юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре барлык кешеләрне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда бик сак булырга өнди.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас