ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Новости
10 Февраля 2022, 05:05

10 февраль – Дипломатик хезмәткәрләр көне

2002 елның 31 октябрендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның 1279 санлы Указы белән гамәлгә кертелде.

10 февраль – Дипломатик хезмәткәрләр көне10 февраль – Дипломатик хезмәткәрләр көне
10 февраль – Дипломатик хезмәткәрләр көне

10 февраль көне Русия Президенты тарафыннан очраклы гына сайланмаган һәм Русиянең беренче тышкы сәяси ведомствосы – илчелек боерыгы тарихы белән бәйле.1549 елның бу көненә Русия патшасы Иван Грозный, илчелек вазыйфасын ул вакытта аның беренче җитәкчесе булып эшләгән подьячий Иван Михайлович Висковатовка(Висковатый) йөкләткән була. Әмма Висковатый илчелек вазыйфасын игътибарсыз башкара һәм тиздән Андрей Васильевка Илчелек боерыгы белән шөгыльләнергә кушалар.

Русия дипломатиясе, гадәттәгечә, безнең илнең тышкы сәяси курсын тормышка ашыруда мөһим роль уйный, милли мәнфәгатьләрне яклый, дөньяда тотрыклылыкны һәм иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

Безнең дипломатларның патриотлыгы, югары һөнәри осталыгы, интеллектуаль потенциалы, социаль-икътисадый үсеш өчен уңай шартлар тудыруга,Русиянең халыкара базардагы абруен һәм йогынтысын ныгытуга ярдәм итә.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас