+28 °С
Болытлы


Әңгәмә барышында ил җитәкчелеге кушуы буенча таулар илендә барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан интернационалчы яугирләр ул чактагы истәлекләре белән уртаклашты, совет хәрбиләренең урындагы халыкка күрсәткән ярдәме турында сөйләде. Әйе, сугыш турында сөйләү һәр чакта да җиңел түгел. Әмма Җир йөзендә яшәүче бер генә буын вәкилләренең дә бу хакта онытырга хакы юк. Бу хәтер тарихи документларда, таулы илдән килгән солдат хатларыннан шигырьләргә, җырларга күчеп һәм, әлбәттә, кешеләр күңелендә яшәячәк.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Рәҗәп авылы мәдәният йорты сайты.