ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 февраль 2022, 11:35

Гасырга тиң бәрәкәтле гомер

Район үзәгендә гомер кичерүче хаклы ялдагы мәгариф ветераны, “БР Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен”  билгесе иясе Мөзәянә Мөхәммәтгариф кызы Әминева 17 февральдә 100 яшьлек күркәм юбилеен билгели.

Гасырга тиң бәрәкәтле гомерГасырга тиң бәрәкәтле гомер
Гасырга тиң бәрәкәтле гомер

 Гасырга сузылган мәртәбәле гомер еллары эчендә ул Бөек Ватан  сугышы еллары михнәтләрен, артабан илебезне  аякка бастыру елларын кичергән, бик күп  тарихи вакыйгалар шаһиты булган, илебезгә төрле тармакларда хезмәт итүче өч бала үстергән, актив рәвештә җәмәгатьчелек вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарган, үзешчән сәнгатьтә олыгайган көннәренә кадәр катнашкан, йорт-җирен, ихата-курасын гөл-бакча итеп тоткан һәм бүген дә сокландыргыч гомер юлын актив тормыш позициясендә үткәрә. Хөрмәтле юбиляр турында тулырак гәзитебезнең чираттагы санында дөнья күрәчәк мәкаләдә укырсыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас