ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 февраль 2022, 10:45

Хәвефсезлек һәм уңайлык хакына

Карның күпләп явуы транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтендә  шактый кыенлыклар тудырды.

Хәвефсезлек һәм уңайлык хакынаХәвефсезлек һәм уңайлык хакына
Хәвефсезлек һәм уңайлык хакына

  Карны үз вакытында чистарту гына юл һәлакәтләреннән, фаҗигаләрдән саклап калырга мөмкинлек бирә. Шушы кыенлыкларны бетерү өчен күп  кешеләр, хезмәткәрләр, оешмалар көч салды, техника җәлеп ителде. Торак коммуналь хужалыкның төзелеш-монтаж эшләре остасы Илгиз Җәвит улы Сакаев оештыруында шушы ук оешмада намуслы эшләүче хезмәткәрләр Замир Турсунов, Роберт Насыйбуллин һәм машинист Андрей Бондарев идарә иткән АГП техникасы ярдәмендә  күпфатирлы йортларның түбәләрен боз сөңгеләреннән, калын кардан чистарттылар. Подъезд янәшәсендә кешеләргә йөрергә уңайсызлыклар тудырмас өчен, төшкән карларны көрәп, эшләрен тәмамлап куйдылар.

Тротуарларны калын кардан арындыру эшләре дәвам итә, моның өчен бик күп көч салына.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас