

33 ел элек – 1989 елның 15 февральдә азаккы совет гаскәрләре сугыш уты көйдергән Әфганстан җиреннән чыгарылды. Ул коточкыч сугышның канлы юллары буйлап 250дән артык чакмагышлылар да үтте, ә Иске Калмаш авыл Советы буенча алар 18. Кызганычка каршы, аларның барысына да туган ягына исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый: интернационалчы сугышчы, сержант, снайпер, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры Ирек Әнәс улы Шакировның да чәчәктәй гомере өзелә. Ләкин хәрби дуслары аны онытмый, үсеп килүче яшь буынга хәтер эстафетасын тапшыра. Һәм бу көннәрне без кайнар нокталарда илебез мәнфагатьләрен саклаганда һәлак булган яугирләребезне искә алып һәм горурланып, аларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйлибез. Мондый истәлекле чаралар Иске Калмаш авылында ел саен оештырыла. Башка елларда волейбол ярышлары уздырылса, быел исә коронавирус пандемиясе дәвам итү сәбәпле, чараны ачык һавада оештыруны хуп күргәннәр. Искекалмашлылар үзләре эшләгән боз мәйданчыгында интернационалчы яугир Ирек Шакиров призына оештырылган хоккей ярышларында бик теләп катнашты.
Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 17 февральдә дөнья күрәчәк 7 нче санында танышырга була.