ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 февраль 2022, 09:55

Әфганстан – йөрәк ярасы.

Каразирек авылы мәдәният йортында төрле темаларга багышланган мәдәни чаралар еш үткәрелә. “Әфганстан - йөрәк ярасы” дип аталган әдәби-музыкаль кичә ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган сугышчы-интернационалчыларны искә алу, хәтер көненә багышланды.

Әфганстан – йөрәк ярасы.Әфганстан – йөрәк ярасы.
Әфганстан – йөрәк ярасы.

Фойеда урнаштырылган “Вакыт безне сайлады.. ” дигән стенд һәркемне үзенә җәлеп итте. Анда Кар азирек, Каргалы авылларыннан Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә китеп, әфган сугышында катнашкан яугир егетләребезнең фотолары, биографияләре урнаштырылган. Бүгенге көндә үз гаиләләре белән бәхетле яшәүләрен чагылдырган фото-гәзитләр яныннан бик тиз генә үтеп китеп булмый.

Музыка яңгырый. Сәхнәдә – экранда әфган сугышының йөр әкләрне тетрәндерә торган кадрлары.

Әфган - таулар, ташлар иле...

Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җиле.

Кыяларың, бәлки, кемнәргәдер гүзәл,

Миңа гүзәл түгел! Түзәм, бары түзәм...

Син мине көтмәдең, чакырмадың, беләм.

Мин дә үзем түгел, ил кушканга киләм.

Боерыкны солдат тикшермичә үтәр...

Туган илдә мине газиз әнкәм көтә.

Безнең җирлектән 10 егеткә Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Бәхеткә каршы, 10сы да туган авылларына әйләнеп кайталар. Шуңа сөеник, алар илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр, хезмәт итәләр. Ә инде 3 яугиребез, һәр елдагыча, бүгенге кичәгә килү бәхетенә ирештеләр. Менә алар – күкрәкләренә медальләр таккан, чәчләренә дә әзерәк чал кергән безнең горурлыгыбыз, батыр ир -егетләребез.

Ир ек Сәгыйть улы Бахаров – районыбызның алдынгы комбайнчысы. Тормыш иптәше Зинфира белән ике ул үстереп, зур йорт салып, әти-әниләре белән һәркемгә үрнәк булып яшәп, аларның олы фатихаларын алып соңгы юлга озаттылар. Шуңа да бәрәкәтле, мул тормышта туганнары белән аралашып яшиләр.

Рифгать Рәшид улы Кушаев Үзбәкстаннан кайтып, гаиләсе белән Каргалы авылында төпләнде. Балалары мәктәптә бик яхшы укулары, үрнәкле булулары белән сөендерде. Үзе колхозның алыштыргысыз эр етеп ябыштыручысы булды. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

Үрнәкле гаилә башлыгы Гаяз Ләбиб улы Загидуллин –теш технигы. 30 елдан артык шушы эштә эшләп, күпме кешеләрне тешле итә ул. Сабырлык, түземлелек таләп итә торган бик нечкә, ювилер хезмәт кенә түгел, ә төрле холыклы кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә дә булырга кирәк. Гаиләсендә үрнәкле әти, яраткан картәти, пар канаты Гөлчәчәкнең ныклы терәге, олы яшьтәге әнисенең газиз улы. Яңа йорт төзеп, оҗмах кебек дөньясында эшеннән тәм, тормышыннан ямь табып яши ул безнең Гаязыбыз. Кунакларыбыз, әфган сугышы турындагы истәлекләре әрнүле һәм йөрәкләрне өзгеч булса да, хәтирәләре белән уртаклаштылар. Залдагы өлкәннәрнең, бигрәк тә укучыларның биргән сорауларына ихлас җавап бирүләр очрашуны җанлы итте.

Әдәби-музыкаль композициянең сценариен үзләре төзеп , үзләре алып барган мәдәният йорты хезмәткәрләре Розалия Гафарова һәм Дилә Галиеваның үзәкләргә үтеп кер ерлек шигырь юллары белән кичәне алып баруы, ә Радик Гафаровның кичәнең эчтәлегенә туры китереп музыкаль яктан бизәве берчә тетрәндерде, уйландырды, уяу булырга өндәде. Рәмзил Габдуллин, Розалия һәм Радик Гафаровлар кичәне җыр -моң белән бизәделәр.

Очрашу “Сердәшләр” клубы әгъзалары әзерләгән табын артында дәвам итте. Миләүшә Миңлегалиева пешергән бәйрәм бәлеше телеңне йотарлык иде.

Икенче көнне яңа төзекләндерелгән спорт залында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 33 еллыгына багышланган спорт чарасы үтте. Аны әфган сугышы ветераннары, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов һәм авылыбызның яшь фермеры Вадим Әгъләм улы Әхмәтов оештырды. Чараның тантаналы өлешендә мәдәният йорты директоры Радик Гафаров темасына карап сайлап куйган музыка астында китапханәче Дилә Фазылҗан кызы хәтер көне турында сөйләп үтсә, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов яугирләрне котлады, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете теләде, ә “Победа” хуҗалыгы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов аларга пар мендәрләр бүләк итте. Өч команда арасында дусларча волейбол ярышы оештырылды. Киеренке ярыштан соң Каразирек яшьләре 1нче, Каразирек ветераннары 2 нче, Иске Калмаш командасы 3нче урынны бүлештеләр. Аларга медальләр, грамоталар тапшырылды. Колхоз ашханәсе пешекчеләре пешергән бәйрәм бәлеше бик тә тәмле булды. Яугир -интернационалчылар хөрмәт күр сәтүчеләргә зур рәхмәтл әрен белдерделәр.

“Аек авыл” конкурсы кысаларында үткәрелгән очрашуларның тәрбияви әһәмияте чиксез зур дияр идем. Беренчедән, гүзәл яшьлекләрен, сәламәтлекләрен  тау-кыялар арасында калдырып кайткан егетләргә хөрмәт булса (алар аңа лаек), икенчедән, яшь буынны патриотик рухта тәр бияләүгә зур өлешебезне керттек, дип уйлыйм.

Автор:Рәзилә Нәбиева, Каразирек һәм Каргалы авылларының ветераннар оешмасы рәисе, мәгариф ветераны.
Читайте нас