

Мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы һөнәрчелек-техник училищесында балта остасы белгечлеген ала. Аннан соң 2004-2006 елларда Мәскәү өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. 2005-2006 елларда берничә ай Төньяк Кавказ төбәгендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Ватан алдындагы бурычын намуслы үти ул, бик күп бүләкләргә лаек була.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, берара чит якларда эретеп ябыштыручы булып эшли. 2013 елда авылдашы Гөлнара Зарипова белән тормыш юлында килеп туган сынауларны бергә үтәргә, мәхәббәт хисләренә тап төшермәскә антлар бирешеп чәчәчләрен-чәчкә бәйләп туй гөрләтәләр. 2014 елның көзендә мәхәббәт җимешләре – уллары Әмир аваз сала. Аннан гаиләләрен тагын да тулыландырып җибәреп кызлары Сафия туа.
Әлеге көндә Вельмир Себер якларында эретеп ябыштыручы булып эшли. Тормыш иптәше өчен ул ныклы терәк, балалары өчен иң акыллы, уңган, тырыш, хәстәрлекле, ә иң мөһиме – үрнәкле әти!