

– Анализ күрсәтүенчә, бу – машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә мәҗбүр итүче нәтиҗәле чараларның берсе. Узган елның августыннан башлап камералар урнаштырылган урыннарында юл-транспорт һәлакәтләре саны 4,1 %ка кимегән, алар нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 3,2% ка, яраланучылар саны 6% ка кимегән. Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, безнең өчен һәр коткарылган кеше тормышы мөһим, – дип ассызыклады Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Бер үк вакытта комплексларны күчереп урнаштыру эшләре алып барыла. Шулай итеп, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларга 50 өстәмә комплексны күчерү урнаштыру эше башланды. Хәзерге вакытта 31 комплекс күчерелгән, калганнары буенча эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарыла. Бу эш агымдагы елның 1 мартына төгәлләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуларны автоматик фотовидеотеркәү комплекслары урнашкан урыннар турындагы актуаль мәгълүматны БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм БР Юл хәрәкәтен күзәтү үзәге сайтларында табарга була. Аларда Башкортстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеотеркәү комплекслары урнаштырылган интерактив картага күчерелгән баннер урнаштырылган. Интерактив картадагы мәгълүмат агымдагы вакыт режимында яңартылып тора.
Картаны шушы сылтама ... буенча ачып карарга мөмкин.