

Айгиз 2010 елда Митрә-Әюп мәктәбен тәмамлый һәм Айнур абыйсы белән Себер якларына эшкә юл тота. Бераз эшләгәч, Айгизне армия сафларына алалар. 2013-2014 елларда Ерак Көнчыгыш якларында – Амур өлкәсендә автомобильчеләр гаскәрендә хезмәт итә.
Армия сафларыннан кайткач, кече сыйныфларда үк күз атып йөргән шомырттай күзле күрше кызы Нурсиләгә өйләнә. Бүгенге көндә ике уллары –
Данир белән Наҗарны тәрбиялиләр. Тормыш иптәше һәм балалары өчен ул акыллы, уңган әти, аның кулыннан бар эш тә килә. Гаиләсе өчен өзелеп торучы, уллары өчен өлгеле әти, ягымлы, игътибарлы һәм тырыш ир, әти. Тормыш иптәше әйтүенчә, алар барлык эшләрне дә киңәшләшеп башкаралар. “Айгиз барыбызны да бәхетле яшәтер өчен бөтен тырышлыгын сала, аңа чиксез рәхмәтлебез”, – ди ул.