

Биредәге машина-трактор остаханәсенең ремонт цехында бүген соңгы эшләрне тәмамлап бетереп киләләр. Бүлекчә управляющие Дамир Фларит улы Латыйпов белдерүенчә, булган техника һәм агрегатлар башлыча узган елның ноябрь ахырларына ук ремонтланылып, карап, көйләнеп, стандарт таләпләргә ярашлы кышкы саклауга куелган булган. Әле туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын – культивацияләү, тырмату, чәчү һәм кәтүкләү комплексларын кардан әрчү, яхшылап төреп куелган электр үткәргечләр, резина көнчәкләр һәм башка узеллерның төзеклеген тикшерү, чәчү кампаниясендә катнашачак техника төрләрен карау һәм көйләү-регулирлау эшләре белән мәшгульләр. Иң булдыклы механизаторлар исәбендә ул Айрат Казыйханов, Венер Тимершәехов, Гәрәй Исхаков, Рөстәм Сәхәбин, Илнур Яһүдин, Илшат Бакаев кебек уңганнарны атап үтте. Агроном Салават Ногманов та әзерлек эшләреннән үтә канәгать: җитәрлек күләмдә тиешле кондициядәге чәчү орлыгы, гербицидлар, минераль ашлама һәм ягулык-майлау материаллары запасы сабанашлык культураларын барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәп, тиешле вакытта чәчеп өлгерергә мөмкинлек бирәчәк. Һава торышы гына тоткарлыклар тудырмасын иде, калганын ир-егетләр җиренә җиткереп башкарырга әзер.