

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк илебез халкы бердәм рәвештә Ватанның азатлыгын саклау өчен изге көрәшкә күтәрелә. Алар арасында исемнәре дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әверелгән, сугыш утын һәм әсирлек сынауларын үткән күп кенә язучылар һәм шагыйрьләребез дә бар. Шуларның берсе – герой-шагыйрь, шагыйрь-көрәшче, татар халкының тугрылыклы улы Муса Җәлил. Аның туган көнендә Иске Бәшир урта мәктәбендә Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Герой-шагыйрь үз исемен үлемсез әдәби иҗаты һәм хәрби батырлыгы белән мәңгеләштергән. Чара барышында авторның “Кызыл ромашка”, “Җырларым”, “Джим”, “Вәхшәт” һәм башка шигырьләре яңгырады. Фашист илбасарларының еркычлыгы һәм кешесезлеге турындагы “Вәхшәт” шигыре укучыларга аеруча ныклы тәэсир итеп, күңел кылларын тетрәндерде. Әлеге шигырь балаларны явызлык, рәхимсезлек, кешесезлек сыйфатлары турында уйланырга мәҗбүр итте, бүгенге тыныч тормышыбызның кадерен белергә өйрәтте.
Муса Жәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган чара тирән һәм эчтәлекле узды. Аның турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Иске Бәшир урта мәктәбенең “Инстаграм” челтәре сәхифәсе.