+22 °С
Яңгыр


16 февраль көнне “Пушкин картасы” проекты чикләрендә Имәнлекул урта мәктәбе укучылары өчен халыкчан һәм заманча хореография буенча осталык дәресе үткәрелде. Гөлшат Галләмова җитәкчелегендәге “Асылъяр” халык биюләре ансамбле солистлары яшьләрне Башкортстан Республикасы халыкларының төп бию элементларына өйрәттеләр. Укучылар шулай ук БАССРның атказанган артисты, Чакмагыш районының биючеләр ансамбленә нигез салучы Әнфак Гариповның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аңа 16 февральдә 82 яшь тулган булыр иде.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: район мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.