

Бу фаҗигаләрдә 5 кеше һәлак булган. Республика дәүләт автоинспекциясе төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук дәүләт юл хуҗалыгының Көнбатыш-Урал төбәкара идарәлеге вәкилләре белән берлектә мең ярымга якын рейд үткәрде. Бу юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү чаралары тәү чиратта легаль рәвештә эшләмәгән водительләрне ачыклау максатында оештырылды. Бүген шундыйларның берсен рәшәткә артына җибәрделәр.
Бу яшь кеше аның өчен гадәти булган Уфа-Караидел рейсы шушы рәвешле тәмамланыр дип күз алдына да китермәгәндер, мөгаен. Ул, һәрвакыттагыча, машина тулганчы пассажирлар җыйган. Әмма Уфадан чыкканда ук “бомбила”ны ЮХХДИ инспекторлары туктата. Водитель турындагы мәгълүматларны базадан карап белгәннән соң, алар бу егетнең машина йөртергә хокукы булмавы, әмма кулында водитель таныклыгы булуы ачыклана. Хокук саклаучыларга ул бу хәлне башта документын югалтуы, әмма соңыннан табуы белән бәйләп аңлата. “Таныклык кулда икән, димәк, руль артында йөрергә һәм пассажирлар ташырга ярый дип белдем. Аннан, мин таксист түгел”, – ди. Инспекторларның: “Сез бит машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Кагыйдәләрне белмисез мени?”– дигән соравына ул: “Мнн болай килеп чыгар дип уйламадым. Кагыйдәләрне беләм. Таныклыксыз йөрергә ярамый торгандыр мөгаен ”, – дип җавап бирә. Аның автомобилен штрафстоянкага илтәләр, ә таксистның үзен полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Пассажирларга исә Караиделгә башка төрле транспорт белән үзаллы кайтып җитәргә тәкъдим ителә. Үткән төнне водитель вакытлыча тоткарлау камерасында үткәрә, иртән аны судка алып киләләр. Мәхкәмә залында ул шулай да үз гаебен таный. Суд аны тоткарлау турында карар кабул итә.
Бүгенге көндә республикада рейдлар дәвам итә. Алар “озын акча” артыннан куып, пассажирларны ташу һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бар дип тә белмәгән “нелегал” таксистларга каршы көрәш максатында үткәрелә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу таксистлар үз хезмәтләрен рекламалаган сайтларны һәм социаль челтәрләрне тикшереп тора, аларның маршрутларын өйрәнә. Чөнки ваемсыз “бомбилалар” үз гамьсезлекләре өчен административ җәза белән түгел, ә кешеләр гомерләре белән түләгән очраклар да булды.
Былтыр “Ларгуслар “ катнашлыгында 100гә якын авария теркәлде. Аларда 18 кеше һәлак булды һәм 131е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Иң зур яңгыраш алган шундый фаҗигә былтыр җәй көне Кушнаренко районындагы М-7 трассасында булды. Анда 6 кеше берьюлы якты дөньядан китте.
Гомумән алганда, ел башыннан алып легаль булмаган водительләр катнашлыгында инде 16 авария теркәлде. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 25 кеше тән җәрәхәтләре алды.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: https://bash.news/news/171256-v-ufe-arestovali-taksis.. сайтыннан алынды.