ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 февраль 2022, 10:45

Ватанны саклау – изге бурыч

Батырлык атналыгына багышланган чаралар чикләрендә Тозлыкуш урта мәктәбендә “Армиядә хезмәт итү – мактаулы миссияме яки вазыйфамы?” дигән 8-11 сыйныф укучылары өчен “түгәрәк өстәл” оештырылды.

Ватанны саклау – изге бурычВатанны саклау – изге бурыч
Ватанны саклау – изге бурыч

 Аның максаты – укучыларда ватанпәрвәрлек, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, Русия Армиясенең хәзерге дөньядагы ролен билгеләү, һәр егет өчен армиядә хезмәт итүнең нинди дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңларга ярдәм итү. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Данил Зәкәриев армиядә хезмәт итүнең әһәмияте турында сөйләде, бу һәр яшь егетнең изге бурычы икәнен билгеләде. Салават Илһам улы Зыятдинов әлеге чараның кунагы булды. Ул егетләр белән армиядә хезмәт итү турында кызыклы әңгәмә корды, аларның сорауларына җавап бирде. Әлеге тема буенча дәрес дискуссия уятты. Укучылар намус, батырлык турында сөйләштеләр, “Хуплыйм һәм каршымын” презентациясен, “Ватаныма хезмәт итәм” видеоролигын карап, “Армиядә хезмәт итәргәме, юкмы?” дигән сорауга: “Һичшиксез, хезмәт итәргә! – дип җавап кайтардылар. Дәрес бик кызыклы һәм файдалы үтте.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Тозлыкуш урта мәктәбенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас