

Күптән түгел район үзәгенең “Шатлык” 5нче балалар бакчасы һәм Муниципаль тестлаштыру үзәге чаңгыда узышу буенча Кышкы ГТО фестивален үткәрделәр. Чара мәктәпкәчә яшьтә булган балаларны Бөтенрусия “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексына җәлеп итү максаты белән оештырылды.
Аны үткәрүгә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективлары бердәм тырышлык салды. Тренер-укытучы Екатерина Викторовна чаңгы ярышына балаларны сентябрь аенда ук әзерли башлады. Кар төшкәч бакча территориясендә чаңгы юлы салынды, Фестиваль барышында балалар анда тест үтте.
Ярышларда 5 яшьтән 7 яшькәчә дүрт дистә бала катнашты. Аларны Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы сәламләде. Спорт бәйрәме бик күңелле үтте, малалайлар-кызлар чәмләнеп, финиш сызыгын беренче булып үтәргә омтылды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр һәм , әлбәттә, фестивальдә катнашу турындагы сертификатлар тапшырылды. Иң югары казанышлар “ГТО” нормативларын тапшыру протоколында теркәләчәк. Фестиваль ата-аналарга аеруча ошады, алар балалары бу спорт чарасында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә сөенде. Урыннар түбәндәгечә бүленде.
Биш яшьлек малайлар арасында иң җитезе булып Айзиль Ханмурзин танылды – ул финишка беренче булып килде. Икенче урынны Айгиз Әһәлтдинов, өченчесен Әмир Кәбиров яулады.
Алты яшьлек малайлар арасында Данияр Хафизов җиңүче булды. Аңардан бераз гына калышып Әмир Мөҗипов икенче, Эмиль Даянов өченче булып финиш сызыгын үтте.
Алты яшьлек кызлар арасында Ралина Зәйнетдиновага тиңләшүче булмады, Иделия Гәрәева – икенче, Ясминә Аминева өченче урынга чыкты.
Җиде яшьлек малайлар арасында Ислам Локманов үзен иң оста чаңгычы итеп танытты, Дамиль Сәлихов – икенче, Ильнар Байгускаров өченче урынны яулады. Шушы ук яшьтәге кызлар арасында Элина Бакирова – беренче, Арина Үлмәсова икенче булып финишка килеп җиттеләр.