ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Новости
22 Февраля 2022, 04:45

Туган тел – безнең байлыгыбыз

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы.

Туган тел – безнең байлыгыбызТуган тел – безнең байлыгыбыз
Туган тел – безнең байлыгыбыз

“Туган тел” шигыреннән алынган бу юлларны халкыбызның сөекле шагыйре Г. Тукай язган. Кайчак дүртюллык шигырьдә дә тирән мәгънә ята. Һәр кешенең үзенең туган теле була. Һәр телнең үз үзенчәлеге бар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен меңәр еллар буенча саклап килүче байлык ул тел.

21 февральдә дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә. Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се – киң таралганнары. Ел саен милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан бу көнне районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, мәдәният йортларында балалар өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырыла. Быел да Туган тел көне кысаларында район мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә туган тел атналыгы, әдәби чаралар, шигырьләр конкурслары, интеллектуаль уеннар, флешмоблар, сыйныф сәгатьләре, сәнгатьле уку дәресләре уздырылды. Китапханәләрдә китап күргәзмәләре оештырылды, телгә багышланган иҗади чаралар үтте.

Үрнәклеләр һәр елдагыча әлеге датада катнашуда зур әзерлек һәм активлык күрсәтте. 14 нче февральдән 21 нче февральгә кадәр Үрнәк урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы игълан ителде. 14 нче февраль көнне үткән шигърият бәйрәмендә 3 сыйныф укучысы А.Садыйкова, 10 сыйныф укучысы Н.Арсланова җиңүче булдылар. “Тиз укыган – күп укый” конкурсында иң күп сүз укучы А.Арутюнян (7 сыйныф), Э.Хөснерьялова (8 сыйныф) билгеләнде. 15 нче февраль көнне 8-10 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Иң яхшы диктант” конкурсында Л.Мәҗитова (10 сыйныф) җиңүче булды. “Рәсемнәрдә – әдәби әсәрләр” конкурсында иң яхшы рәсемнәр 3 нче сыйныф укучыларында, дип табылды. 16 февраль көнне Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби викторина да бик фәһемле булды. “Йолдыз” командасы 9 сыйныф укучылары төпле белемнәрен күрсәтте.

 

 

Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас