

22 февраль көнне Югары Аташ авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ватанны саклаучылар” исемле телдән журнал үткәрелде. Китапханәче Рива Исаева малайларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында видеролик тәкъдим итте.
Телдән журналның беренче бите “Русь героическая” дип аталды. Укучылар, видеопрезентация карап, рус халык авыз иҗаты өлгесе булган былина батырларын искә төшерделәр. Алып баручы илебезнең батыр сакчылары һәм полководецлары: Александр Невский, Дмитрий Донский, Александр Суворов, Михаил Кутузов турында сөйләде.
Балаларга якташыбыз, Русиянең хәрби эшлеклесе, Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Совет-Финляндия һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан Әхтәм Бәхтизин турындагы мәгълүмат аеруча ошады һәм кызыксыну уятты.
Телдән журналның икенче бите “Мин – Русия солдаты” дип исемләнде. Китапханәче укучылар белән Бөек Ватан сугышы геройлары, илебезне саклаучылар һәм интернациональ бурычларын үтәүчеләрнең батырлыкларын дәвам итүчеләр, Әфганстанда авыр хезмәт юлы үткән якташларыбыз турында әңгәмәләште. Чара барышында Чечня республикасында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган һәм батырлыклары өчен һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Фидус Мусинны искә алдылар.
Телдән журналның өченче битендә укучыларның игътибарына “Хәтер һәм Дан чорлары” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Алар заманча хәрби солдат формасы, гаскәрчеләр өчен гигиена комплекты белән таныштылар.
Чара ахырында балалар хәрби форма киеп истәлеккә фотога төштеләр.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Югары Аташ авылы китапханәсенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.