ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
25 февраль 2022, 04:55

Бергәләп ярдәм кулы сузыйк

Донецк һәм Луганск халык Республикаларындагы катлаулы хәл барыбызга да мәгълүм.

Бергәләп ярдәм кулы сузыйкБергәләп ярдәм кулы сузыйк
Бергәләп ярдәм кулы сузыйк

Донецк һәм Луганск халык Республикаларындагы катлаулы хәл барыбызга да мәгълүм. Башкортстан белән бу халык республикаларын тыгыз дуслык җепләре, уртак тарихи кыйммәтләр бәйли. “Бу төбәкләрдән бик ерак булсак та, күңелебез белән без алар белән”, – ди Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов. Уфада “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсендә Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм итү буенча җәмәгать булышлыгы штабы булдырылды. Безнең районда да Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнүчеләр өчен район үзәгендә ике гуманитар ярдәм күрсәтү пункты оештырылды. Алар Яшьләр үзәгендә һәм Гаилә хезмәтендә урнашкан.

“Бердәм Русия”нең “Безнең хәстәрлек” (“Наша забота”) волонтерлар штабы базасында Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү пункты эшли башлады. Безнең волонтерларыбыз бу эшкә актив кушылдылар. Алар халыкка, шәхси эшкуарларга, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләренә ярдәм итү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерә, әлеге эштә зур ярдәм күрсәтә. Район кулланучылар җәмгыяте, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе, шулай ук шәхси эшкуар Гүзәл Илдар кызы Рынжа, кешеләр хәсрәтенә битараф булмаган райондашыбыз Ида Замир кызы Мусина беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздылар. Алар мохтаҗларны беренче чиратта кирәкле әйберләр, азык-төлек, өр-яңа балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым белән тәэмин иттеләр. Азык-төлек коробкалары һәм шәхси гигиена предметлары китерделәр. Анда шикәр комы да, ярмалар да, тушенкасы, мае, шампунь, теш пастасы һ.б. да бар”, – дип сөйләде “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Илмира Рамил кызы Федорова.

Исегезгә төшерәбез, Чакмагышта Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшли башлады. Гуманитар ярдәм түбәндәге адреслар буенча кабул ителә: Чакмагыш авылы, Кооператив урамы, 61. Телефон: 3-12-63, 89378460324 (Яшьләр үзәге).

Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 43. Телефон: 3-18-27(Гаилә хезмәте).

Иҗтимагый ярдәм штабының бердәм колл-үзәге – 8 (347) 218-19-19. Шалтыратулар көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас