

“Игенче” гәзите игълан иткән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алды бәйгесенә беренче хат килде. Аны безгә бик матур фоторәсем белән бергә Җәмәй авылыннан Эльза Әлтәф кызы Камалова юллаган.
“Мин – Имәнлекулның саф чишмә суларын эчеп, хозур табигатенә сокланып үскән кыз. Шушы авылда мәктәп тәмамлаганнан соң 2004-2007 елларда Стәрлетамак мәдәният техникумында укып чыктым. Әлеге вакытта Җәмәй авылында яшим һәм социаль хезмәткәр булып эшлим. Җырларга, биергә, төрле фирмаларда реклама клипларында төшергә яратам. “Яз гүзәле” фотоконкурсында катнашуыма бик шатмын. Хөрмәтле авылдашлар, райондашлар, сездән минем өчен тавыш бирүегезне көтеп калам!” – дигән ул.
Дуслар! Фотоконкурста катнашу өчен 24 февральдән 1 мартка кадәр безнең gazetaigenche@mail.ru электрон адреска яки 8-937-339-35-95 номеры буенча WhatsApp (Ватсап) мессенджерына үзегезнең гүзәллегегезне чагылдырган фоторәсемегезне юллавыгыз сорала. Шунда ук конкурста катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, һәм аның турында кыскача мәгълүмат-язманы да теркәү сорала. Һәр катнашучы конкурска бары бер генә фотосурәтен җибәрә ала. Сездән фотолар көтеп калабыз!