ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 февраль 2022, 06:10

Депутат призларына бәйге үтте

Күптән түгел Юмаш авылында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов призларына ярышлары оештырылды. Үзебезнекеләрдән  тыш, анда Дүртөйле, Шаран, Кушнаренко, Илеш якларыннан, Бөре, Благовещен, Октябрьский шәһәрләреннән килгән чангы спортына мөкиббән егет-кызлар, абый-апалар көчләрен сынашты.

Депутат призларына бәйге үттеДепутат призларына бәйге үтте
Депутат призларына бәйге үтте

 

         Спорт бәйрәмен ачу тантанасында муниципаль районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов катнашты. Үзләренең чыгышларында алар барлык спортчыларга да ихлас теләкләрен, дщртлщндерү сүзләрен җиткерде, ярышларда җиңү яулауларын теләде. Юмаш күпфункцияле клубының “Сеспел” халык чуваш фольклор ансамбле, “Ровесницы” урыс, “Умырзая” татар, “Помаш” мари вокаль төркемнәре үзләренең моңлы җырлары исә бәйгедә катнашучыларга көч, дәрт-дәрман өстәп торды.

Чаңгы ярышларын мәктәп укучылары башлап җибәрде. Аларның бәйгегә күпләп килүләре аеруча сөенечле, чөнки спортка мәхәббәт әнә шулай кече яшьтән үк туарга һәм тудырылырга тиеш. Яшь чаңгычылар арасында җиңүчеләр төрле сыйныфлар арасында билгеләнде. Кызлар арасында өченче урынга Елизавета Восканян (Шаран), Аделина Галиуллина (Юмаш), Анастасия Белослудцева (Дүртөйле), Яна Саишева (Шаран), Эльвина Газимова (Юмаш) лаек булды. Зилина Хаҗипова (Сыйрышбаш), Элина Әсәдуллина (Үрнәк), Айсылу Муллакаева (Дүртөйле), Индира Галиева (Кушнаренко), Әлфия Газетдинова (Тайняш) финишка икенче булып килделәр. Чакмагыштан Камилә Богданова, Шараннан Милана Саишева, Октябрьскийдан Аделия Казыйханова, Юмаштан Ольга Захарова, Дүртөйледән Наилә Гәрәева ярышның җиңүчеләре дип табылды.

Егетләр арасында да бәйге бик киеренке узды. Биредә катнашучылар чаңгыда шууның бик матур үрнәкләрен күрсәтеп, призлы урыннар яулады. Барлык сыйныфлар арасында да өченче урынга үзебезнең якташларыбыз. Юмаштан Әмир Нуруллин һәм Данияр Ханнанов, Сыйрышбаштан Ислам Әхмәтҗанов белән Илдар Иргалиев, Тайняштан Альмир Газетдинов лаек булды Икенче урынны Ислам Вәлиуллин (Чакмагыш), Прохор Прохоров (Шаран), Тимур Хәкимов (Кушнаренко), Динислам Гәрәев (Чакмагыш), Вилдан Әсләмовлар (Дүртөйле) алды. Кушнаренан Глеб Кожевников, Дүртөйледән Антон Сәйфуллин, Вадим Мотыгин, Минтимер Дәүләтшин, Чакмагыштан Алмаз Газизовлар үз яшьтөркемнәрендә беренчелекне бирмәде.

Бәйгенең икенче өлешендә 18-29, 30-39, 40-49, 50-59, 60тан өлкән яшьләрдәге спортчыларыбыз ярышты. Турнир нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында Дмитрий Димитров (Шаран), Айдар Сәетов (Кушнаренко), Данил Кинҗәкәев (Чакмагыш), Рим Капитонов (Шаран), Владимир Фоминн (Юмаш) – өченче, Артем Гомәров (Чакмагыш), Алексей Димитриев (Шаран), Алексей Бажин (Благовещен), Юрий Айгузин (Бөре), Альберт Каникеев (Чакмагыш)  икенче урынны яулады. Благовещеннан Ростислав Павлов һәм Дмитрий Шәйбәков, Чакмагыштан Илнур Гәрәев, Сыйрышбаштан Данил Зәкәриев, Шараннан Тимерҗан Сыртланов тиңләшүчеләр булмады, – бу ир-егетләребез финиш сызыгына беренче булып килү бәхетенә ирештеләр.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов призларына оештырылган чаңгы ярышлары Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Бәйгедә гүзәл затларыбызның катнашуы кояшлы ул көнгә тагын да матурлык, нәфислек өстәде. Апалар, сеңелләр, кызлар чаңгы шуганда бар халык аларны илһамландырып, дәртләндереп торды, көчле алкышларга күмде. Үз яшь категорияләрендә өченче урынны Рәфидә Әхмәтова (Чакмагыш), Зинфера Садыйкова (Калмашбаш), Вера Соколова (Юмаш) яуласа, икенче урынга Чакмагыштан Эльза Гыйззәтуллина, Шараннан Татьяна Саишева һәм Ирина Сыртланова, Юмаштан Альбина Сайдякова һәм Венера Яковлева чыкты. Бәйге беренчелеге исә – Шараннан Виктория Миңнәкаева һәм Альбина Дмитриева, Кушнаренкодан Римма Спиридонова, Чакмагыштан Мария Кәримова һәм Калмашбаштан Зөлфия Латыпова.

Бәйгедә җиңү яулаган һәр спортчы медальләр, Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Чаңгыда шууны чын күңелдән яраткан, спортның әлеге төрен популярлаштыруга зур көч салган барлык якташларыбызны һәм районыбыз кунакларын чираттагы уңышлары белән чын күңелдән тәбриклибез!

Ярышларның оешкан төстә, бәла-казаларсыз узуы, әлбәттә, бик күп оештыручыларның тырыш, намуслы хезмәте белән бәйле. Бәйрәм рухы тудыруга җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыли хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте, районхакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте, урта мәктәбе, мәдәният йорт хезмәткәрләре, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлары, бәйгенең баш судьясы Екатерина Викторовна Галләметдинова һәм комментатор Радик Рәис улы Шәймөхәммәтов зур көч салган.

Спорт бәйрәме ахырында һәркем тәмле пылаудан, кайнар чәйдән, төрле сый-нигъмәтләрдән авыз итте.

Иманыбыз камил, мондый күңелле очрашулар соңгысы булмас. Чакмагыш һәм республика районнарыннан килгән спортчы дусларыбызны берләштерүче, бер итүче ярыш-бәйгеләр алдагы елларда да даими рәвештә үткәрелеп торыр. Чөнки әлеге изге эшләрне оештыруга БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов кебек ватанәрвәр рухы күренекле якташларыбыз бар

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас