ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 февраль 2022, 04:33

Каз канаты каурый-каурый...

Күптән түгел Калмашбаш авыл мәдәният йортында әби-бабаларыбыздан буыннарга күчкән борынгы гөреф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру , яшьләрдә халкыбызның бай рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту максаты белән “Каз канаты сыдыру” фольклор күренеше сәхнәләштерелде.

Каз канаты каурый-каурый...Каз канаты каурый-каурый...
Каз канаты каурый-каурый...

Аның сценариен Рима Шәрипова төзеде, музыкаль яктан мәдәният йортының мәдәни эшләр оештыручысы Рәвис Сабитов бизәде. Бәйрәм һәркайсыбызга балачактан таныш булган “Каз канаты” җыры белән башланып, ахыргача җыр-моң, шаян сүзләр белән үрелеп барды. Анда катнашучылар кызыклы такмаклар әйтеп, көлдерә-көлдерә каз канатын сыдырдылар – әби-картәниләребез файдалы эшне шулай уен-көлке белән бергә аралаштырып алып барган. Мондый чаралар күңел ачу һәм хезмәт бәйрәме буларак көтеп алынган.
“Яшь йөрәкләр” фольклор төркеменә йөргән хөрмәтле апаларыбыз һәм “Гөлнәзирә” бию ансамбле кызлары кичәнең төп бизәге булды. Өмә барышында китапханәче Гүзәл Латыйпова осталык сәгате үткәреп, каз канатыннан камыр ашларын, таба майлар өчен кисточка-пумала үреп ясау серләрен өйрәтте.
Фольклор бәйрәме бик күңелле һәм бер тында диярлек үтте, аның тәрбияви әһәмияте дә зур. Быел илебездә игълан ителгән Русия халыкларының мәдәни мирасы елында мондый тәрбияви-мәдәни чаралар үткәрү аеруча фәһемле, дип уйлыйм.
Каурыйлар сыдырылып бетеп, чараның фольклор өлеше тәмамлангач, мәдәният йортының художество җитәкчесе Гөлсем Хаҗипова бәйрәмдә катнашучыларны чәй табынына чакырды. Өстәл күркәм, тәмле ризыклар мул һәм тәбикмәкләр каз мае белән майланган иде. Өмәчеләр чәй табыны артында тәмле камыр ашлары белән сыйланып, җырлашып, күңелле итеп, рәхәтләнеп ял иттеләр, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп, бик канәгать булып таралыштылар.

Автор:Рима Шәрипова, Калмашбаш мәдәният йорты җитәкчесе.
Читайте нас