

Җирле инициативаларны хуплау программасын тормышка ашыру чикләрендә Митрә-Әюп авылы халкы арасында Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы белән берлектә Җирле инициативаларны хуплау программасында (ППМИ – 2022 ел) катнашу һәм аны сайлау буенча йомгаклау җыелышы узды. Җыелышта катнашучылар бертавыштан әлеге программада катнашырга карар кылдылар һәм хоккей тартмасын сатып алу һәм урнаштыру проектын сайладылар.
ППМИ-2022 кысаларында авыл активистлары авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә Митрә-Әюп башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары арасында рәсемнәр конкурсын үткәрде. Балалар яңа хоккей тартмасын булдыруга үз фикерләрен, карашларын яхшы итеп сурәтләргә тырыштылар. Укучыларның рәсемнәре әлеге проектның актуальлеген тагын бер тапкыр раслады. Барлык рәсемнәр дә төрле рәсем төшерү технологиясе материаллары – акварель, гуашь, төсле карандашлар, фломастерлар кулланып ясалды. Рәсем конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип А.И.Хөрмәтуллина, А.З. Галин һәм Л.И. Гайнанованың рәсемнәре танылды.