ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 март 2022, 04:50

“Яхшы юллар – иминлек нигезе”

Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында ул гамәлгә кергәннән алып һәр ел катнашып килә һәм биредә яшәгән авыллар халкы хәл ителеше кичектергесез дип исәпләгән һәр мәсьәлә дә уңай чишелеш таба килә

“Яхшы юллар – иминлек нигезе”“Яхшы юллар – иминлек нигезе”
“Яхшы юллар – иминлек нигезе”

 Агымдагы елда Югары Каръяуды авылында яшәүчеләрне борчыган иң төп мәсьәлә – юлсызлык мәсьәләсе уңай хәл ителсен өчен башлангыч салынды.

Шул уңайдан Яңа Балтач авылы китапханәсендә “Яхшы юллар – иминлек нигезе” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче Эльвина Рәис кызы Шаһиҗанова балаларны “Русия юллары” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында Эльвина Рәис кызы юлларны төзекләндерү, төзек юллар нәрсәдән гыйбарәт булуы турында мәгълумат җиткерде, аңлатып сөйләде. Дискуссиядән соң укучыларга юллар турында видео күрсәтелде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас