

Муниципаль район хакимияте каршындагы коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча оператив штабның чираттагы утырышы булды. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова, мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина, район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова һәм башкалар катнашты.
Утырышта көнүзәк актуаль мәсьәләләр һәм республика Башлыгы Указындагы таләпләр үтәлеше каралды.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова белдерүенчә, коронавирус һәм вируслы сезонлы респиратор чирләр белән авыручылар һаман бар әле. Алардан саклануның эффектлы ысулы буларак, вакциналар кайтартылып тора һәм эшләнә. Балалар арасында да прививка ясатучылар булган. 21 февральдән диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре яңадан аякка бастырылган, пандемия көчәйгән чорда боларның барысы да чикләнгән иде. Иң катлаулы чорда дәваханәгә ярдәмгә медицина уку йортларыннан 13 студент килде, алар бик зур таяныч булган.
Шулай ук Алина Фаил кызы язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә чираттагы медицина тикшеренүләре үткәрү мөмкинлеге булуы турында әйтеп үтте.
Мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина авыручы балалар саны көннән-көн кими баруын белдерде. Кызганычка каршы, ковид йоктырулар да күзәтелә икән әле.
Рима Рим кызы Рәхимова сәүдә нокталарында санитар-эпидемиологик чикләү кагыйдәләрен бозуларга юл куймау чаралары күрелүен бәян итте. Бу өлкәдә эшләр дәвам итә.
Светлана Фларис кызы Шакирова хәзер җәмәгать урыннарына кергәндә QR-кодлар сорауны туктатулары турында әйтеп үтте, әмма битлек кию режимы кулларны даими саклана әле. Бу, беренче чиратта, чир таралуны, кешеләр сәламәтлеген һәм гомерләрен саклау өчен эшләнелә һәм барыбыз да әлеге чикләүләрне үтәргә бурычлыбыз.