ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 март 2022, 11:40

Үрнәктә Май чабу бәйрәме гөрләде

Май чабу – кышны озатуны һәм табигатьнең яңартуын символлаштыручы яраткан славян бәйрәмнәренең берсе.

Үрнәктә Май чабу бәйрәме гөрләдеҮрнәктә Май чабу бәйрәме гөрләде
Үрнәктә Май чабу бәйрәме гөрләде

1 март көнне Үрнәк авылы мәдәният йорты территориясендә Русиянең халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында “Масленица – честная, да проказница большая” дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм оештырылды. Барлык авыл халкын һәм кунакларны скоморохлар бәйрәм итәргә чакырдылар. Аларны китапханәче Зөлфия Низамова һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бай һәм эчтәлекле бәйрәм программасы көтте. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Бәйрәмдә катнашучылар әкият геройлары белән бергәләп төрле уеннарда һәм күңел ачу конкурсларында теләп катнашты. Күңелле, дәртле халык җырлары, әйлән-бәйлән, табышмаклар чишү, әтәчләр сугыштыру, кар бәрешле һәм башка төрле халык уеннары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Чара ахырында Кыш карачкысы яндырылды, һәммәсе дә бәйрәм коймагыннан авыз итеп, чәй табынында сыйланды.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Үрнәк авылы китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас