ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 март 2022, 04:00

Яшьләрне зур хәвефтән саклап калу өчен

Мартның тәүге көнендә модельле балалар китапханәсендә “Синең тормышының – синең карарың” (“Твоя жизнь – твой выбор”) дип исемләнгән яшьләр сәгате үткәрелде.

Яшьләрне зур хәвефтән саклап калу өченЯшьләрне зур хәвефтән саклап калу өчен
Яшьләрне зур хәвефтән саклап калу өчен

Ул Халыкара наркотикларга һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышлап үткәрелде. Анда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 7А сыйныфы укучылары катнашты. Чара барышында егетләр-кызлар наркотиклар китергән зыян турында әңгәмәләшеп, “Наркотикларга – СТОП”, “Бәхәсле раслаулар”, “Каршы килү” кебек уеннар һәм күнекмәләр ярдәмендә бу үтә дә хәвефле матдәләрне куллануның нәтиҗәләре турында фикер йөрттеләр, тормышта очрарга мөмкин булган теге яки бу ситуацияне модельләштереп, тәкъдим ителгән психотроп матдәләрдән баш тартуның уңышлы ысул-юлларын эзләделәр. Чара барышында “Наркотиклар: катлаулы турында гадиләштереп” дип исемләнгән анимацион фильм карадылар. Укучылар шулай ук “Наркотикларсыз тормыш” тематик күргәзмәсе материаллары белән дә танышты. Чара ахырында алар үз сәламәтлекләрен саклап калуның бердән- бер юлы – спорт белән шөгыльләнү һәм зарарлы гадәтләргә катгый рәвештә “Юк!”дип әйтү дигән нәтиҗә ясадылар.
Моннан тыш, бу көнне Балалар китапханәсендә шушы тематикалы “Наркотикларга каршы кино” роликлары да күрсәтелде. Китапханә хезмәткәрләре бирегә килгән укучыларга наркотик матдәләрнең зыяны, аларның кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә үсеп килүче яшь организмга зарарлы тәэссире турында сөйләде. Әңгәмә барышында алар “Наркомания нәтиҗәләре “, “Наркотикларга юк дип әйт” фильмнарын да кызыксынып, зур игътибар белән карады.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас