

Тайняш авылы биләмәсе хакимияте бинасында әлеге программа чикләрендә “Спорт – ул сәламәтлек нигезе” диген темага балалар белән әңгәмә узды. Барыбызга да билгеле булуынча, тормышта иң кадерле нәрсә – ул сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Баланың рухи һәм физик яктан сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков үсеп килүче буынның тормышында спортның мөһимлеге, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге турында сөйләде. Шулай ук ул укучыларга Русия спортчылары турында мәгълүмат җиткерде, аларның беренче җиңүләре, төрле казанышлары белән таныштырды. Дискуссиядән соң чарада катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты, спортчылар турында әңгәмәләште. Чара ахырында кызлар һәм малайлар “Без Тайняш авылында спорт һәм балалар мәйданчыгы булуын телибез” дигән темага рәсемнәр конкурсында катнашып, әлеге актуаль теманы балалар күзлегеннән һәм төптәнрәк ачарга ярдәм итте.