

“Кызларны һәм аларның әниләрен 8 Март бәйрәме һәм спорт ярышлары, ГТО нормативларын тапшыру белән котлау күркәм традициягә әверелде. Барыгызны да безнең фестивальдә күрүебезгә бик шатмын. Сезгә бөтен җитезлегегезне, көчегезне, тизлегегезне күрсәтүегезне телим. Ә иң мөһиме –спорт бәйрәме сезгә күңел күтәренкелеге һәм уңай тәэссоратлар бүләк итсен. Һәммәгезне дә тагын бер кабат бәйрәм белән тәбриклим! Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, көчегезне һәм чыдамлыгыгызны үстерегез!”, – диде ул чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Фестивальдә катнашучы гүзәл затларга гимнастика эскәмиясендә басып торып алга таба иелү, идәндә яткан килеш беләкләрне бөгеп һәм җибәреп тәнне идәннән күтәрү, түбән аркылы борыста гәүдәне кул көче белән күтәрү, ике аяктан да этелеп урыннан ераклыкка сикерү, электрон коралдан ату төрләре буенча тест узарга кирәк иде. Куелган барлык нормативларны узганнан соң, яшь категорияләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар муниципаль тест үзәге һәм Чакмагыш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Грамоталары белән бүләкләнде.
Мәгълүмат һәм фоторәсем Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән алынды.