

2016 елда бу программа гамәлгә ашырыла башлагач та биләмә авылларында яшәүче халык белән җыеннар үткәреп, сөйләшүләр алып бардык. Авыллар халкы читтә калмады, бу программада катнашуны бердәм хуплады. Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә 2016 елда Рапат авылында яңа су башнясы урнаштырылды. Бу эш 1 млн. 312 сумлык булды. 2018 елда биләмә ихтыяҗлары өчен 1 453 800 сумлык “МТЗ” тракторы алынды. 2019 елда шушы программа буенча Яңа Биккенә авылына керә торган юл ремонтланды. Бу төзекләндерү эшләренең хакы 1461 941 сум тәшкил итте. 2020 елда Рапат авылы клубы территориясендә 1 млн. 100 сумлык спорт тренажерлары урнаштырылды. 2021 елда Рапат урта мәктәбе бинасы профнастил белән тышланды. Ремонтның хакы 1 млн. 300 сумлык булды. Программа буенча башкарылган барлык төзекләндерү-яңарту эшләрен финанслауда "Базы" авыл хужалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчесе Вадим Васильевич Соколовның ярдәме зур булды.
Ирешелгән барлык унайлыклар өчен авыл халкына, иганәчеләргә, инициатив төркем әгъзаларына ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәбез.
2022 елда да Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен авыл халкы белән көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек һәм уртак фикергә килдек. Агымдагы елда Рапат авылы клубының тәрәзәләрен алыштыру һәм клубның тамбурын ремонтлау кирәклеге билгеләнде.
Рәйхана Смакова,
Рапат авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе.