+22 °С
Яңгыр


Май чабу – ул иң күңелле, шау-шулы, яраткан язгы халык бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәм атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Аның символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала. 4 март көнне биредә Чакмагыш гимназиясенең 8Б сыйныфы укучылары “Пушкин картасы” федераль проекты кысалаларында Май чабу бәйрәмендә катнашты. Кызлар һәм егетләргә кояш символы булган тәмле майлы коймактан авыз итәргә, уен-көлкеле тамашада күңел ачып ял итәргә насыйп булды. Май чабу көннәрендә коймак ашамасаң, елың уңышлы булмый, дигән ырым да бар икән әле.
Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.